28 март 2022 яңалыклары
-
«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш даруханәдә булган хәл турында.
-
Йөк машиналары хәрәкәте чикләнә
Язын автомобиль юлларының җимерелүен булдырмау һәм аларның сакланышын тәэмин итү өчен вакытлыча чикләүләр кертелә.
-
Шикәр булачак!
Яңа уңыш елында «Агросила» холдингы шикәр чөгендере орыгына кытлык кичермәячәк.
-
Икеайлык игълан ителде
Тукай муниципаль районы территориясенең тиешле санитар, эстетик торышын тәэмин итү һәм аны алга таба төзекләндерү максатында 1 апрельдән районда төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык башлана.
-
Илназ җиңүче!
Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XIII Бөтенроссия турниры үтте.
-
Наркотикларга каршы комиссия утырышы
Тукай муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Анда район биләмәләрендә законсыз рәвештә наркотиклар куллану, аларны сату-алу белән бәйле җинаятьләр һәм профилактик чаралар турында сөйләштеләр.
-
Терроризмга каршы көрәш – бердәмлектә
Үткән атнада район башкарма комитетының утырышлар залында Тукай районының террорга каршы комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Комиссия әгъзаләре, районың имам-мөхтәсибе, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашындагы утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, террорга каршы комиссия рәисе урынбасары Айрат Хәбибуллин алып барды. Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар арасында террорга каршы профилактика чараларын уздыру, интернеттагы социаль төркемнәрне күзәтү, экстремистик юнәлештә эшләүче төркемнәрне ачыклап, аларның эшчәнлеген чикләү турындагы сораулар каралды. Шулай ук, аерым игътибарга алынган затлар белән һәм дини сферада профилактика эшләрен алып бару кебек мәсьәләләргә да тукталдылар.
-
Күпбалалы гаиләләргә автокресло бирделәр
Гаиләдә бала туу бик зур шатлык һәм шул ук вакытта олы җаваплылык һәм мәшәкать тә әле ул. Шуңа да карамастан, районда өченче һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучылар бихисап. Район җитәкчелеге мондый күренешкә шат кына. Чөнки һәр яңа туган бала ул районның киләчәге һәм өмете. Республика күләмендә, районда да күпбалалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итәргә, игътибар бирергә тырышалар.