28 февраль 2018 яңалыклары
-
Тукай районы ветеринария берләшмәсендә Әнсәр Әбделманов истәлегенә мемориаль такта ачылды ВИДЕО
Тукай муниципаль района башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев истәлек тактасын ачу эшенең башлангычында торган Алмаз Хисаметдиновка район исеменнән зур рәхмәт җиткерде Бу турыда тулырак БИРЕДӘ укыгыз Фоторепортажны БИРЕДӘ карагыз
-
Илмир Ямалов “Якты юл“ газетасы сайтындагы конкурс соравына җавап бирә
Илмир Ямаловның 2 март көнне Мусабай Завод авылында узачак концертына шәхси чакыру билеты уйнатабыз. Ул "Минем яраткан уен коралым нинди?" дип сорау биргән иде. Хәзер шушы сорауга җавап бироәбез. Видеоны карагыз Дөрес җавапны безгә Дилбәр Гыймазетдинова юллады. Аңа ике кешелек чакыру билеты тапшырабыз. Шулай ук концерт барышында дөрес җавап бирүчене...
-
Милли җанлы командирым
- 15 февраль, 23 февраль көннәре җитә башласа, армиядәге хезмәттәшем, әфган сугышында һәлак булган дустым Азат Хәсәновны искә төшерәм, - дип яза редакциягә даими хәбәрчебез Мәүлетҗан Хисамиев. - Үзе Тукай районында туып-үсмәсә дә, язмышы безнең җирлек белән бәйле иде аның. Мерәс авылы кызы Фәйрүзәгә өйләнгән, ике ул үстергәннәр. Бер уллары...
-
Авылларда шаулап-гөрләп Май чабу бәйрәме үтте
Шилнәбаш авылының мәдәният йорты каршында без дә Кыш озату бәйрәмен оештырдык. Иртәдән үк, халыкны бәйрәмгә эндәшеп, музыка уйнап торды, мәйданчык та искитмәле итеп бизәлгән иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Маска» театр коллективы яшүсмерләре иң баштан театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, анда шаян клоуннар, Убырлы карчык, төрле әкият геройлары, Кыш, Яз-сылукай катнашты. Үткәргән...
-
Яңа поселогы мәктәбендә укучы кадетлар Хәрби дан музеена бардылар
Яңа поселогы мәктәбендә укучы 15 кадет өчен Яр Чаллыдагы хәрби дан музеена экскурсия оештырылды. Әлеге чара районның Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ветераннар советы белән берлектә уздырылды. Музей җитәкчесе Наил Каюмов кадетларга тирән эчтәлекле экскурсия үткәрде. Укучылар кызыксынып экспонатларны карадылар, моннан тыш, яшүсмерләргә Әфганда батырларча хезмәт итүчеләр турында видеофильм күрсәтелде.
-
Тукай районына Татарстанның баш ветеринар табиблары җыелды
Район үсешенә зур өлеш керткән Әнсәр Әбделманов истәлегенә мемориаль такта ачылды Ватанны саклаучылар көнендә Тукай районы үз җирлегендә Татарстанның барлык баш ветеринар табибларын кабул итте. Ветеринария берләшмәсендә район үсешенә зур өлеш керткән якташыбыз, озак еллар районның баш ветеринар табибы булып эшләгән Әнсәр Әхәт улы Әбделманов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Әлеге...
-
Яшь буын киләчәге синең кулда
Киләчәк 18нче март президент сайлаулары турында Сәлим Хәсәнов.
-
Иң яхшы яшь машина йөртүчене билгелиләр
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре «Иң яхшы яшь машина йөртүче» исемле бәйгегә старт бирүе турында хәбәр итә. Конкурста катнашу өчен 2 мартка кадәр Тукай районында пропискасы булган ир-атларга Ilnur.G@tatar.ru электрон почтасына заявка җибәрергә кирәк. Бәйге ДОСААФ автомәктәбе (Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 26нчы йорт) базасында ике турда...
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
1 март көнне тукайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итә. Райондашлар аңа шәхси сораулар белән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлегенә 10.00-11.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Есенин урамы, 1нче йорт, район социаль яклау бүлеге бинасы. 70-16-35 телефоны аша алдан язылырга була.
-
ТАТАРСТАНДА ИКЕ МЕҢ ПЕНСИОНЕРГА АЗЫК-ТӨЛЕК ТАРАТАЧАКЛАР – БУШКА! - Интертат
Болар: тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерва, макарон, дип яза Интертат сайты. Бик тиздән аз керемле пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар салынган пакетлар таратылачак. Дөрес, һәр районга да түгел. Быелгы пилот программада Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән,...
-
Һава торышы
Бүген районыбызда көндез -16, төнлә -22 градуска хәтле суык булачак. Кояшлы.Уртача һава дымлылыгы тере көмеш баганасының 760мм тәшкил итәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 2-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://www.gismeteo.ru сайты. Кояш чыга 6:27 минутта, кояш бата 17:00 минутта. Яхшы кәеф бездән башлана. Уңышлы көннәр барыбызгада.