27 декабрь 2015 яңалыклары
-
Яңа ел бәйрәменә котлаулар
Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Димәк, якыннарыбыз, дуслар-туганнарны, хезмәттәшләрне котлап, күңелләрен күтәрер вакыт та якынлаша. "Якты юл"газетасы укучыларына менә бу шигырьләр, теләкләр ярдәм итәр, дип ышанабыз. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. *...
-
Казаннан җиңү белән кайттылар
Күптән түгел физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Без - Россия Федерациясе гражданннары» дип исемләнгән республика иҗат бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле һәм күрү сәләте зәгыйфьләнгән балалар өчен өч номинация игълан ителгән иде.
-
Яңа елны каршы алырга әзерләнә башлыйбыз
2016 ел - Кызыл (Утлы) Маймыл елы. Әлеге ел барча кешегә дә көтмәгәндә генә килә торган сюрпризлар, яңа ачышлар вәгъдә итә. Шулай ук киләсе елны ниндидер сихрилек, могҗизалар елы дип тә әйтергә була. Үз алдыгызга планнар, максатлар куегыз, сезнең, һичшиксез, барысы да килеп чыгачак!
-
Тамбов өлкәсендә уздырылган конференциядә булып кайттылар
Күптән түгел Тамбов өлкәсендә «Провинциаль китапханә - яңа формат» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциянең максаты - китапханәләрнең мәгълүмати, аңлату, әдәби-ял эшчәнлегенең яңа тенденциялерен алга алып бару.
-
Хоккей сезоны ачыла
29 декабрь көнне хоккей буенча Яңа ел турнирларының зона ярышлары башлана. Ярышларда 1999 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша ала. Искәрмә: командада ике спортчы 1998 елгы булса да ярый. Хоккейның финал өлеше 5 гыйнвар көнне Мәләкәс авылында уздырылачак. 4 гыйнвар көнне хоккей уеннарының Боерган авыл җирлеге Кубогына беренчелеге...
-
Район больницасының гыйнвар аена эшләү тәртибе
Яңа ел ялларында район үзәк больницасының эшләү тәртибе билгеле: 1, 2, 3, 7 гыйнварда - ял көнннәре. 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә больница эшлиячәк. Эш көннәрендә исә авыруларны табиблар 8:00-13:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.