27 октябрь 2015 яңалыклары
-
Хезмәт хакын арттырдылар
Татарстанда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын 10 %ка арттырдылар. Шул хактагы карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында бастырылды. Документтан аңлашылганча, 1 октябрьдән кертелүче өстәмә түләү мәгариф тармагы, яшьләр сәясәте, мәдәният, сәнгать, физкультура һәм спорт, медицина, фармацевтика, фәнни-тикшеренүгә караган дәүләт оешмаларында эшләүчеләр өчен каралган, дип яза "intertat.ru" агентлыгы.
-
Иске Абдул мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чишмә башы” бәйгесендә катнашты (фото)
Инде байтактан Тукай районы авылларында "Чишмә башы" ("Истоки") исеме астында бәйге бара. Һәр авылда бу бәйгегә бик тырышып әзерләнәләр.Халык гореф-гадәтләренә таянып, авылларның тарихына, шул тирәлектәге үзенчәлекле еп әзерләнгән чыгышларны рәхәтләнеп карыйсың. Дүшәмбе көнне районның мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Иске Абдул авылы үзешчәннәре әзерләгән чараны карарга килделәр. Авылның "Асылъяр" ветераннар ансамбле чын...