26 октябрь 2022 яңалыклары
-
«СалаваTik»ларның яңа составы клип чыгарды
Җырның сүзләрен Резедә Гобәева язган, көен композитор Эльмир Низамов иҗат иткән.
-
Аеруча сакланырга тиеш җирләр
Тукай районында берьюлы ике җир биләмәсе рекреацион билгеләнештәге аеруча сакланырга тиеш территория статусын алды. Бу карарга Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илмир Яббаров кул куйды. Участоклар Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан. Икесе дә элек авыл хуҗалыгы җирләренә карый иде, ә хәзер алар ял, туризм, физкультура һәм спортны оештыру өчен файдаланыла ала. Җирләрнең беренчесе Кече Шилнә авылы териториясендәге өч участоктан җыелды. Алар елга артында урнашкан һәм бер яктан төзелеш һәм икенче яктан перспективалы торак төзелеше өчен җирләр белән әйләндереп алынган. Өч участокның гомуми мәйданы-321,7 мең кв. метрдан артык.
-
Дүрт полосалы юл булачак
М-7 “Волга”федероаль юлын реконструкцияләү Татарстанның Тукай һәм Минзәлә районнары чикләрендә дәвам итәчәк. Яр Чаллы шәһәре аша үтүче һәм төзелеп килүче Мәскәү-Казан-Еатеринбург трассасының дәвамы булачак 1070-1102 км юл участогын төзү эшләре Россиянең баш дәүләт экспертизасында килешенде.
-
Мобилизация дәвам итә
25 октябрь көнне Чаллы егетләре белән бергә тукайлылар башкалага җыелу пунктына киттеләр. Аларны район башлыгы Фаил Камаев озатты.
-
Бердәм дәрес
Круглое Поле урта мәктәбендә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән темага бердәм дәрес узды. Ул балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, катлаулы хәлләрне мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыру һәм тәнкыйтьләү, төркемдә эшли белү сәләтен ныгыту, үз карашларын белдерү, дискуссия алып бару максатыннан үткәрелде.
-
ГТО фестивале булды
Гражданнарны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан «Яр Чаллы «Олимпия резервы спорт мәктәбе » базасында Тукай муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре арасында «ГТО» фестивале узды.
-
Безнең ярдәм
Тукай муниципаль районында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм итү бара. Тапшырылган барлык әйберләр яңа (ачылмаган төргәктә, этикеткалар белән), ә азык-төлекнең саклау вакыты чыкмаган булырга тиеш. Гуманитар ярдәм Яр Чаллы шәһәре,Муса Җәлил проспекты,46нчы йорт,210 бүлмә адресы буенча кабул ителә.