25 октябрь 2021 яңалыклары
-
Бадминтон
16 октябрьдә бадминтон буенча район беренчелеге үтте.
-
Яшь туристлар
Яңа поселогында туризм буенча «Алтын көз – 2021» дип аталган районкүләм ярышлар үтте.
-
Уңышыбыз шәп булды!
Без – авыл балалары. Авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен күреп үсәбез, табигатькә дә шәһәрдә яшәүчеләрдән якынрак торабыз. Иртән кара җиргә басып кояшны сәламлибез. Кошлар да безнең баш очында гына сайрыйлар. Язын тал песиләрен күреп сөенәбез, көзен безгә бакчада үскән яшелчәләр дә бетмәс куаныч китерә.
-
Битлексез йөргән 53 кеше тоткарланган
Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре эпидемиологик таләпләрнең үтәлүен тикшерү максатыннан һәр атнада җирлектәге сәүдә объектларында рейдлар үткәрә.
-
«Балкыш»та белем алачаклар
Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» сәламәтләндерү лагеренда көзге каникуллар чорында 1 ноябрьдән 7сенә кадәр 80 бала ял итәчәк һәм белемнәрен арттырачак. Көзге каникуллар чорында оештырылган лагерь информацион-технологик юнәлештә эшләячәк.
-
Мәктәп автобусы бирелде
Шушы көннәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобуслары бирде.
-
Күзкәйдә өч урамга газ керәчәк
Быел Күзкәй авылының барысы 30 йортны үз эченә алган Комсомольская, Садовая, Молодежная урамнары буйлап 2 километрга якын газүткәргеч сузу планга кертелгән.
-
Гидротехник корылмалар ремонт көтә
Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә «Татмелиоводхоз» идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Максим Дмитриев райондагы гидротехник корылмаларны төзекләндерүнең торышы турында сөйләде.
-
Суровкага газ килде
Табигый газ тоташтырылачак көнне Суровкада көтеп алдылар. 2020 елның мартында башланган эш инде тәмам, газ торбалары бүген 500дән артык шәхси хуҗалыкның капка төбенә үк килеп җитте. Инде күпләр зәңгәр ягулыкны өйләренә үк керттеләр.
-
Картиналарының һәм чәчәкләренең җылысы – күңеленә дәва
Алтын куллы авыл кешеләре хакында күпме генә язсак та, алар тудырган гүзәллеккә беркайчан да битараф калып булмый. Һәр яңа оста, уңган хуҗабикә белән күрешеп, аралашкан саен, аларның эчке дөньялары никадәр бай, тирән икәненә инанасың. Чираттагы язмабызның герое да – Нефтебаза поселогында яшәүче кырык җиде яшьлек Валентина Петровна Яковлева – шундыйлардан.