25 август 2019 яңалыклары
-
Барысын да санаячаклар
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр үтәчәк. Россиядә мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм саклау өчен җаваплы итеп Росстат билгеләнгән. Сан алу вакытында россиялеләрнең саны гына билгеләнеп калмаячак, аларның социаль хәле, яшәү урыннары, гаилә торышы һәм башка шундый мәгълүмат җыелачак.
-
Велосипедлар урлаган
Башкалада күпфатирлы йортларның подъездларыннан һәм велопарковкалардан велосипедлар урлап йөргән 39 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.