25 апрель 2018 яңалыклары
-
Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралды – белгеч-нарколог Резеда Хәева
Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан спиртлы эчемлекләргә тартыла. Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева хәбәр итте. Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын...
-
Татарстанда янә һава торышы бозыла
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада яшәүчеләрне көчле җил булачагы турында кисәтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада һава торышу бозылу турында кисәтә. Шулай итеп, 26 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан көчле җил, вакыты белән 16 м/с тизлектә булачак. Гадәттән тыш хәлләр...
-
Кешеләргә әйтер сүзе бар...
Күзкәй китапханәсендә очрашуга биш китап авторы, Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева киләсен белгәч, сөенеп куйдым.Шигырьләре "Якты юл" газетасында басылып тора, мәктәпләрдә, китапханәләрдә шигырь сөючеләр белән очрашулары турындагы хәбәрләрне укып торам.Мине дә онытып бетерми-электрон почтама табадан яңа төшкән шигырьләрен җибәргәли. Яңа гасыр каналында Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева,...
-
Бабайлар әйткән : “Каен суы күп булса,җәй яңгырлы булыр ”,- дигәннәр
Бүген 26нче апрель районыбызда көндез +7 җылы, төнлә 0 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 746мм тәшкил итәчәк. Җил көньяктан секундына 4-7м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 3:57 минутта, кояш бата 18:56 минутта. Бабайлар әйткән : "Каен суы күп булса,җәй яңгырлы булыр ",-...
-
Өмәләр башланды
1 апрельдән 31 майга кадәр, традиция буенча, республикада санитар-экология икеайлыгы дәвам итәчәк. Яз соңарып килү сәбәпле, чистарту-җыештыру эшләрен тулы куәткә алып барырга әле иртәрәк. Әмма көннәр җылытуга таба бара, кар тиз эри, ә көртләр астыннан кыш әйләнәсе җыелган чүп-чар чыга тора. Шуңа да үткән атнада район хакимияте бинасында эшләүчеләр, район...
-
Язгы чакырылыш башланды
Дүшәмбе көнне Тукай районыннан 5 егет хәрби хезмәткә алынды. Язгы чакырылышта барлыгы 39 тукайлы Ватан алдындагы бурычын үтәргә китәргә тиеш. Алар коры җир гаскәрләре, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, хәрби диңгез флоты һәм милли гвардия гаскәрләренә алыначак. Ә бүгенге көндә армиядә барлыгы 75 тукайлы хезмәт итә, дип хәбәр итте хәрби комиссар...
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына милиция ветераны кушылды
Тукай районы буенча эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы, отставкадагы милиция полковнигы, Эчке эшләр бүлеге ветераны Роберт Хаҗи улы Муллахмәтов та "Якты юл" газетасы оештырган #ТукайлыларТукайныУкый флешмобына кушылды. Ул Габдулла Тукайның "Кырлай" әсәреннән өзек укый һәм "Туган тел" җырын җырлый. Роберт Хаҗи улы Мулләхмәтов турындагы материалны сез БИРЕДӘ укый аласыз
-
Тукай муниципаль районы Советының XXV утырышы үтте
Дүшәмбе көнне Тукай муниципаль район Советының XXV утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм район оешмалары вәкилләре, шулай ук массакүләм-мәгълүмат чаралары катнашты. Утырышка 43 депутатның 39ы килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Мәскәүдән дә кушылдылар
Мәскәү шәһәрендә яшәүче Равил Гайнуллин "Якты юл" газетасы оештырган #ТукайлыларТукайныУкый флешмобына кушылды. Ул Габдулла Тукайның "Ана догасы" шигырен укый.
-
Көрәш турниры үтә
26 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт залында «Феникс» оешмасы призларына көрәш ярышлары буенча IV традицион турнир оештырыла. Анда Тукай районыннан кала, күрше районнардан, шәһәрләрдән килгән 2004 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша. Спортчыларны теркәү сәгать 8дә, ярышлар сәгать 10да башлана. Ярышларның төп хөкемдары - көрәш буенча ТР...
-
Район хакимияте бинасында Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан тукайлылар җыела
Иртәгә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом-электр станциясе һәлакәтенә 32 ел тулуны билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше...
-
Тукай туган көне Күзкәй авылында бәйрәм ителәчәк
26 апрельдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә - Күзкәй авылының мәдәният йортында «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән районкүләм чара үткәрелә. Анда районыбызның шигырь яратучы нәни дуслары һәм өлкән яшьтәге апа-абыйлары катнашачак. Моннан тыш бәйрәмгә күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре дә килүе көтелә. Чара сәгать 11.00дә башлана.