24 август 2015 яңалыклары
-
Колышта күркәм чара үтте. Өлкәннәр бик канәгать калды
Күптән түгел Колыш авылында - «Җәннәт әниләр аяк астында» дигән исем астында уңган-булган кызларыбыз бәйрәм оештырдылар. Бу бәйрәмгә озак еллар кайнаналары белән яшәгән, әниләрен карап, соңгы юлга озаткан, шулай ук бергә-бергә үрнәк гомер иткән парлар чакырылды.
-
Район китапханәләр челтәрендә яңа җитәкче
Район китапханәләр челтәренә җитәкче итеп Гүзәл Юныс кызы Шакирова билгеләнде. Ул моңа кадәр Казан Федераль университетының Чаллы филиалында укытучы булып эшләгән. Яңа җитәкче үз эшчәнлегенең төп юнәлеше итеп, китапханәләрне мәгълүмати үзәкләргә әйләндерү максатын куя. Шул рәвешле китапханәләргә заманча сулыш өрү, яшьләрне тарту, аларга бүгенге әдәби мирасыбызны, рухи кыйммәтләрне таныту бурычы...
-
Тукай районы башлыгы балаларга рәхмәтен җиткерде
Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җәйге каникуллар вакытында авыл хуҗалыгында эшләгән балаларга рәхмәтен җиткерде. Укучылар урып-җыюда комбайнчы ярдәмчеләре булып, ындыр табакларында төрле эшләрдә эшләде, ремонт бригадаларында, торак-коммуналь хуҗалыгында булыштылар. Зур рәхмәт аларга! - диде Васил Гариф улы. Җиң сызганып эшләп үскән бала тормышта һәрвакыт үз урынын таба. Хезмәт -...
-
Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының берләштерелгән халык җыенында көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде
Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының берләштерелгән халык җыены бик тә күңелле мизгелләр белән башланып китте. Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев район башлыгы Васил Хаҗиевка сүз биргәннән соң, ул сәхнәгә 55 ел бергә матур гомер кичергән парлар - Бакчасарай авылында яшәүче Венера һәм Рафис Фахретдиновларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды....
-
Әҗмәкәйдә үз батырларын футбол матчы белән искә алдылар
21 августта Яңа поселогында «Батырлар урамы» дигән спорт бәйгесе уткәрелде. Тренер Илдус Нәҗмиев житәкчелегендәге егетләр һәм кызлар командасы яңа футбол мәйданчыгын ярышта сынадылар. Бәйрәм Тукай районындагы батырлар исемен йөрткән урамнар белән таныштырудан башланды. Яңа поселогында да батырлар исемен йөрткән 2 урам бар. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик хезмәт...
-
“Якты юл” газетасы яңа бәйге игълан итә!
Татар халкында "малсыз кеше - җансыз кеше" дигән мәкаль бар. Терлек, мал-туар асрау беренче чиратта тамак ягын кайгырту максатыннан булса да, аның башка ягы да бар бит әле. Теләсәк-теләмәсәк тә, без, ни өчендер хайваннарда кеше сыйфатлары күрәбез. Берәү мактый сыерын, акыллы ул, ди. Икенчесе кәҗәсен ачулана - әрсез, хәйләкәр, ди....
-
Район мөгаллимнәре мәгарифтәге яңарышлардан бер адымга читтә калмыйлар
25 августта районның мәгариф хезмәткәрләре традиция буенча август конференциясенә җыелалар. Шул уңайдан һәр елны мәгариф бүлеге башлыгы белән әңгәмә корып ала торган гадәтебез бар. Илнең, республиканың, шул исәптән районның да мәгариф тармагы соңгы вакытта шактый үзгәрешләр кичерә. Шуңа күрә анда проблемалар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Ләкин шушындый катлаулы...