24 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Бүгеннән шөпшә һәм бал кортлары очарлар.Төлкеләр дә күренә башлар ”,- дигәннәр
Бүген 25нче апрель районыбызда көндез +7 җылы, төнлә -1 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 50мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 3-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:00 минутта, кояш бата 18:54 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүгеннән шөпшә һәм бал кортлары очарлар.Төлкеләр дә...
-
Татарстанда прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак
Һәр табиб, бу базага кереп, прививкалар турында мәгълүмат ала алачак. Татарстанда халыкка ясалган прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак. Бу проект Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко хәбәр итте. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта...
-
Иркутск өлкә Сабан туе июнь башында узачак
Иркутск өлкәсендә яшәүче татарлар милли бәйрәмне 1990 елдан башлап оештыра. Иркутск өлкә Сабан туе 9 июнь көнне узачак. "Идел-Ангара" татар яшьләре берләшмәсе хәбәр итүенчә, бәйрәм Залари бистәсендә үткәреләчәк. Иркутск өлкәсендә яшәүче татарлар милли бәйрәмне 1990 елдан башлап оештыра. Сабан туе биредә дистә меңнән артык кешене үзенә җыя. 2015 елда Оса...
-
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе - ул гражданлык позициясе, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту һәм шәһәр мәдәнияте, ди Тәбрис Яруллин. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла. "Мин татарча сөйләшәм!" - ул гражданлык позициясе, яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту һәм шәһәр мәдәнияте, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Бу хакта...
-
Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар
Мөрәҗәгать турында җәмәгатьчелек вәкиле Николай Азин җиткергән. Бүген Татарстан Дәүләт Советында Татарстанда сәгать поясын алыштыру мәсьәләсен өйрәнү буенча эшче киңәшмә узды. Анда катнашучылар республиканы Мәскәү сәгать зонасыннан күчерү идееясенә каршы булуларын җиткерде, дип хәбәр итә парламент матбугат хезмәте. "Татарстан Дәүләт Советы депутатлары эшендә барлык мәсьәләләр буенча гражданнар фикере исәпкә алына....
-
Синоптиклар Татарстанда иртәгә дә кар явачак дип фаразлый
Төнлә минималь температура -1 дән - 6 градуска кадәр , көндез +4 тән +9 градуска кадәр булыр дип көтелә. Иртәгә, 25 апрельдә, Татарстанда көнчыгыш районнарда төнлә һәм иртән бераз кар явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Киләсе тәүлектә аязучан-болтылы һава булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә...
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Борды мәктәбе укучылары да катнаша ВИДЕО
Зөлфия Җиһаннан #ТукайлыларТукайныУкый Борды флешмобына видео - Алина Мансурова һәм Имиль Тимеркаев Габдулла Тукайның "Ай һәм Кояш" шигырен укыйлар.
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмобына Борды авылы да кушыла ВИДЕО
Борды авылы мәдәният йортында оешкан "Ядкарь" җыр ансамбле кызлары Габдулла Тукайның "Җир йокысы" шигырен укый. (Зөлфия, Рәзинә, Нурия, Нәзилә, Рәдифә)
-
#ТукайлыларТукайныУкый- Габдулла Тукайның “Ай һәм кояш”шигырен Сайфуллина Элина Ильгиз кызы укый
#ТукайлыларТукайныУкый-флешмоб дәвам итә Видео Мерәс авылы 6нчы класс укучысы Сайфуллина Элина Илгиз кызы "Ай һәм кояш" шигырен укый.
-
Калфак киябезме?
Бер киртә дә безгә чыдамас, Дулкын тау булып без берләшсәк. Җилләр тик көч-куәт өстәрләр, Бер учак булып без дөрләсәк. Рәфикъ Юныс Калфак киябезме? Татар милләтенең йөзен билгеләүче милли кием -калфак чигү серләренә төшенергә теләүче гүзәл затлар-Күзкәй, Калмаш, Югары Байлар, Иске Байлар, Яңа бистә, Сарайлы, Гәрдәле , Калмия, Таулар авылларыннан килгән...
-
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган
Террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Татарстанда Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән. Террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Бүген аларны кулга алганнар. Тоткарлау операциясендә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең...
-
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
1 июльдән товар озату буенча кулдан язылган документлар гамәлдән чыгарыла, барлык җитештерүчеләр "Меркурий" системасына күчеп бетәргә тиеш.Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә. Соңгы 12 ай эчендә 7 млн 400 мең данә сертификат бирелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә билгеле булды. "1...
-
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
"Бүген шәхси-хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты "Меркурий" системасы белән эшләргә әзер", - ди Булат Нуриәхмәтов. Татарстан җитештерүчеләре, барлык Россия төбәкләре белән бергә, 1 июльдән соң барлык терлекчелек продукциясен электрон сертификат белән генә озатырга тиеш. Татарстан эшмәкәрләре "Меркурий" системасы белән яхшы таныш. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария...
-
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән. Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән дүрт яшьлек кызның әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный, дип яза «Челнинские известия» газетасы. Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән. Әти-әниләре ни беләндер мәшгуль булган арада, кыз тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә...
-
«Библиосумерки-2018»
«Библиосумерки-2018» Бөтенрәсәй акциясе кысаларында 20 апрель көнне Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә «Безнекеләрне укы - безнекеләрне бел!» дип исемләнгән чара узды. Китапханә мөдире Фәния Мухамадиева балаларга китап укуның әһәмияте, мавыктыргыч, зәвык белән эшләнгән китаплар турында сөйләде. Хәзерге заман татар балалар язучылары һәм аларның әсәрләре турында презентация, Асия Юнусованың «Алкалы чәчәкләр» китабына буктрейлер...