23 октябрь 2015 яңалыклары
-
Тукай районының имам-мөхтәсибе белемнәрен арттырды
Кичә, 22 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең "Чайка" ял итү базасында Татарстанның бар районнарыннан имам-мөхтәсибләр һәм аларның ярдәмчеләре белем күтәрү курсларына җыелды. Чарада йөздән артык кеше, шул исәптән, Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Анда хәләл, хәрам, дини мәрәсемнәр(йолалар) үткәрүнең нечкәлекләре, тәртибе каралды. Исем кушу, никах кебек четерекле...
-
Социаль хезмәткәргә мохтаҗ икәнсең – гариза яз
Күптән түгел редакциягә Түбән Камада яшәүче Елена Әхтәмовадан хат килгән иде. Ул Мәләкәс авылында икенче группа инвалид булган улы белән генә яшәүче әнисе Александра Исаевага социаль хезмәткәр билгеләп булмас микән дип үтенә. Без бу сорау белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Алар хат белән танышканнан соң редакция аша Елена...
-
Төнлә Күгәштә фермерның мал сарае янган
Бүген төнге сәгать 3 һәм 4нче яртылар тирәсендә Күгәштә ат үрчетүче фермер Вахит Тәхәвиевның шәхси территориясендәге мал сараенда янгын чыккан. Корылмага ут капканын хуҗа үзе күреп бу хакта янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткән. Күгәшкә шунда ук Хуҗамәт авылыннан һәм Чаллы шәһәреннән барлыгы өч янгын сүндерү машинасында янгын сүндерүчеләр килеп, сарай эченнән...
-
Аз керемле күп балалы гаиләләргә янгын сүндерү җайланмалары бүләк иттеләр
Россиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оешуына 25 ел, Татарстанда исә 20 ел тулу кысаларында республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәйрия акциясе үткәрә - аз керемле күп балалы гаиләләргә янгын сүндерү һәм янгынны кисәтүче автоном җайланмалар бүләк итә. Бу акциядә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дә катнашты. Алар әлеге приборларны ике...
-
Районның эре предприятиеләрендә тугыз айда ун бәхетсезлек очрагы теркәлде
Ел башыннан район территориясендә теркәлгән предприятиеләрдә килеп чыккан бәхетсезлек очракларында дүрт кешенең гомере өзелгән, алты кешенең сәламәтлегенә авыр һәм җиңелчә зыян килгән. Бу турыда без район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин белән сөйләшәбез.
-
Елизавета Кириллова: «Район газетасын унике ел яздырып алам, яратып укыйм»
Бу көннәрдә почта бүлекләрендә вакытлы матбугатка язылу бара. Ташламалы бәядән район басмасы «Якты юл»га («Светлый путь») язылу тәмамлануга да санаулы гына көннәр калып бара. Шөкер, безне яратып, газетабызга язылып, аны зарыгып көтүче кадерле укучыларыбыз бар. Шундыйларның берсе, Калмия авылында гомер итүче Елизавета Кириллова.
-
Урының түрдән булсын, ак яулыклы әбиебез!
Авылларда йөргәндә аларның төзекләнә, матурлана барганын күреп, горурлану хисе туа. Төзек авыллар милләттәшләребезнең тырышлыгын, осталыгын күрсәтә. Мин кергән йортның тышы гына түгел, эче дә балкып тора иде. Җитешлеккә зәвык, пөхтәлек тә өстәлгән биредә. Казаклар авылының бу йортында олуг бәйрәм - авылның хөрмәтле кешесе Рәхимә Гаязетдин кызы Шәрәфиеваның туган көне -...
-
“Дүрт аяклы дустым” фотобәйгесендә яңа катнашучы бар
"Якты юл" газетасында "Дүрт аяклы дустым" фотобәйгесе бара. Анда сез - укучыларыбызны яраткан маэмай, мырауҗаныгыз, сөтлебикә, кәҗәгез, әтәчегез яки үрдәгегезне фотога төшереп, безнең редакциягә хат юлларга чакырган идек. Солтан Хадиев(Иштирәк), Шамил Закиров(Иштирәк), Динара Муськина (Кече Шилнә) безгә фотоларын юллады. Аларга карап, сайтка керүчеләр бик күп санда үз тавышларын бирде. Бүгенге...