23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Боерганда печән янды
Бүген көндезге сәгать 11ләр тирәсендә Боерган авылына кергәндә өеп куелган печән өемнәре янган. Якында гына йорт төзелеше барган булган. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән тикшерүчесе Николай Чучалинның әйтүенчә, төзелештә болгарка белән эшләгәндә ут чаткысы чәчрәве мөмкин. Шулай ук башка сәбәпләр дә булырга мөмкин, ләкин ут төртү түгел, ди ул. Хәзер...
-
Яшь тукайлыларны төбәкара фестивальдә катнашырга чакыралар
Чаллыда «Халкым чишмәсе" дип аталган төбәкара татар яшьләре фестивале үтәчәк. Анда 15 тән алып 30 яшькәчә татар яшьләре катнаша ала. Һәркем үз күңеленә хуш номинацияне сайларга мөмкин: җыр, бию, сәнгатьле сөйләм, милли кием күрсәтү, татар халкының кул эшләре, үзенчәлекле жанр(шешәдә көй чыгару, пычкыда көй чыгару, цирк номеры һ.б.)."Шатлык" яшьләр үзәгенең...