Иштирәк авыл җирлегендә Ураза бәйрәме күркәм шартларда узды
Быел авыл мөселманнары балалар өчен бушлай батутлар кордылар, татлы ризыклар тараттылар. Зур казан асып тәмле пылау пешерделәр һәм бәйрәмгә килгән кунакларны сыйладылар. Ураза гаете бигрәк тә балаларга ошады.