23 апрель 2018 яңалыклары
-
Кадрлар бар, койрыкларын боручы юк, бар да шомартып кына йөриләр!
Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар мәктәбен ачарга кирәк түгел дип саный. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул татар әдәбияты, матбугаты, эстрадасы турындагы фикерләре белән уртаклашты, нинди көрәш төрен үстерергә кирәклеге турында әйтте "Татар телен бетерәләр дип гаеплене эзләргә кирәкми" - Фатих Сәүбәнович, татар телен мәктәпләрдә ничек укытырга, ничек...
-
Миңнеханов эшмәкәрләргә татар мәкале белән җавап бирде
Аның сүзләренчә, милеккә салымга ташлама турындагы сорауга "Ашаган белми, тураган белә" дип җавап бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Лизинг-Трейд" генераль директоры Алексей Долгих докладына "Ашаган белми, тураган белә" дип җавап бирде. Татарстан Президентына лизинг һәм транспорт компанияләренә хәрәкәт итүче милеккә салым ставкаларын киметүгә багышланган доклад тәкъдим итте. Татарстан Президенты каршындагы...
-
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
Әдәби кичәдә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады. 21 апрельдә Милли әдәбият китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан "Тукай укулары. Туган тел көне" дип исемләнгән лекция үткәрелде. Бу хакта даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Лекцияне "Зов к культуре" мәдәният җәмгыяте рәисе Нурзия Кашапова...
-
Гомере буе үзенең тырышлыгы белән дан казанган Паладиев Михаил Кирилловичка 90 яшь
22 апрель көнне Иштирәк авыл жирлеге,Авлаш авылында зур бәйрәм үтте. Гомере буе үзенең тырышлыгы белән дан казанган Паладиев Михаил Кирилловичка 90 яшь тулган . Күпме гомер узган, күпме вакыйгалар үткән. Ул көнне Михаил Кирилловичның дулкынлануы күренеп тора. Аны котларга зур табын артында барысы да жыелган: туганнары,балалары,оныклары,берге эшләген коллегалары һәм гомер...
-
Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Тамбов шәһәрендә узган Россия беренчелегенннән көмеш алып кайтты
20-21 апрель көннәрендә Тамбов шәһәрендә Россия беренчелегенә билбау көрәше ярышы узды. Тукай районы егете, бик зур өметләр баглаган көрәшчебез Илназ Рамазанов ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Тукай районы данын яклады. Һәм көмеш медаль белән бүләкләнде. Илназ хәзерге вакытта өендә - Биклән авылында. Тренеры Марат Мөхәммәдиев белән көрәш тренировкаларын дәвам итәчәк....
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк. Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу...
-
Халыкны, сулыктан бигрәк, һава сыйфаты борчый – табигатьне саклау прокуроры
"Моңа бәйле рәвештә быел асфальт-бетон заводларында тикшерүләр планлаштырабыз", - ди Илсур Гыйльметдинов. Халык арасында үткәрелгән сораштыру нигезендә, кешеләрне төп борчыган мәсьәләнең, сулыкларга караганда, һава чисталыгы белән бәйле булуы ачыкланган. Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында шулай дип белдерде. "Атмосфера һавасына игътибар юнәлтергә җыенабыз, чөнки...
-
Марат Әхмәтов дым запасын саклауга быел зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте
Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразлары буенча, коры һәм эссе җәй көтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел җәй коры килү сәбәпле, туфракта дым запасын саклауга аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде. "Яз бераз соңга кала....
-
#ТукайлыларТукайныУкый- Габдулла Тукайның “Бишек җыры”н Габсалямова Мәликә Руслановна укый
#ТукайлыларТукайныУкый-флешмоб дәвам итә Видео Комментарийларыгызны бу уңган,чибәр гүзәлкәйгә калдырырга онытмагыз!!!
-
Тукай районында эш урыннарына килгән яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән биш җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы итеп Гүзәл Юныс кызы Шакирова билгеләнде. Район китапханәләр челтәре үзәген Ләйсән Илгизәр кызы Йосыпова җитәклиячәк. Район мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе итеп Флера Әзһәр кызы Шәрипова килде. Район җитәкчелегенә...
-
Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре исемлегенә кергән
Россия төзелеш һәм ТКХ министры сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерү стандартларын әзерли. Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре арасына керә. Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень RT телеканалына биргән интервьюсында республикага шундый бәя биргән. «Төзекләндерүгә килгәндә, без, әлбәттә инде, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан кебек...
-
Урман хуҗалыгы министрлыгында яшь кадрларга ярдәм күрсәтү буенча программа эшләнә
"Урман хуҗалыгына эшкә килүче яшьләргә дәүләт тарафыннан да ярдәм булсын иде" дип тырышабыз диде министр. Татарстанның урман хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр дәүләт тарафыннан өстенлекләргә ия булырга мөмкин. Бу хакта Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына дәгъва кылучы абитуриентлар белән очрашканда әйтте....
-
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
"Доярка булмаса, мал кими, авыл хуҗалыгы өлкәсе какшый" диде ул. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген Арчада узган күчмә утырышта авыл яшәешен саклауда сыер савучы хезмәтенең ролен билгеләп үтте. "Авылда доярка - алыштыргысыз һәм бик кирәкле кеше. Мин хуҗалык җитәкчесе булганда, йорт саен да доярка эзләп йөргәнем булды. "Апа,...