Терроризмга каршы ниләр эшләнә?
Районда терроризмны булдырмау һәм аны кисәтү максатыннан, район җитәкчелеге, территориядә урнашкан предприятиеләр, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, идарә компанияләре директорлары, дин әһелләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Утырышта 9 мәсьәлә каралды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек барышында һәм бәйрәм көннәрендә террористик актларны булдырмау, кисәтү хакында чыгыш ясады. Ул иминлекне саклауда һәр кешенең игътибарлы булуын сорады.