22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Депутатлар Васил Хаҗиевны бертавыштан Тукай районы башлыгы итеп сайлады
Буген, сайлаулардан соң, Тукай муниципаль район Советының беренче утырышы узды. Аның эшендә авыл җирлекләреннән сайланган, Уставта каралган 46 депутатның 44е катнашты. Кече Шилнә авыл җирлеге буенча район Советына вәкил һәм авыл җирлеге башлыгы әлегә сайланмаган. Ике утырыш үтүгә карамастан, биредәге депутатлар бу вазыйфаларга кемнәрне сайлау турында бер фикергә килә алмый....
-
Бу атнада өч көн ял итәбез
24 сентябрь, Корбан гаете Татарстанда ял көне дип игълан ителде. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм көне датасы турындагы указ Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 22 июнендә имзаланган иде.
-
Калмиядэ Әхмәтов урамы бәйрәме узды (фото)
Калмияда дүрт урам бар. Беренче урам Хаҗи Әхмәтов урамы. Ул сугыш вакытында Җиӊуне якынайту өчен хөкүмәткә бер самолет алырлык акча бирә. Шуныӊ хөрмәтенә бу урам аныӊ исемен йөртә. Икенче урам Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Равил Хаҗиев , өченче урам беренче пионер, комсомол, күмәк хуҗалык оештыручы Хәмәт Усманов, дуртенче...
-
Татарстан хаҗилары Мәккәдә
Татарстан хаҗилары, шул исәптән Чаллы шәһәре, Мизәлә, Тукай районнарыннан соңгы төркем Мәккәгә 17 сентябрьдә китте. Кичә алар тиешле урыннарга барып җиткән. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була,...
-
Тагын цинк табут...
Узган атнаның җомгасында Бәткедә цинк табутта кайткан Никита Павловны җирләсәләр, шуннан соң ук Кырымда хәрби хезмәт үтүче Шилнәбаш егете, 20 яшьлек Александр Кызыманың фаҗигале үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Хәрби комиссариатның район бүлегендә белдерүләренчә, егет армиягә узган көз алынган, декабрь аенда кайтырга тиеш булган. Хәрбинең гәүдәсен шушы көннәрдә алып...