22 июнь 2019 яңалыклары
-
Бал бәйрәме
Менә ул жәй! Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган шифалы җәй! Табигатьтә һәр тереклек җанланган, яшәргә көч алган рәхәт чак. Сүз дә юк, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Кем әйтмешли, кылны кырыкка ярыр чак. Умартачыларны гына алыйк. Иртә яздан, эшсөяр бал кортларын кышкы саклаудан чыгарганнан бирле тынгылыклары юк аларның. Хәзер менә күч аеру чоры. Нечкәбилләрне чак кына күздән ычкындырдыңмы, күз дә иярми очып китәләр. Бал вакытына да озак калмый. Бу чорны да сөенеп тә, бераз борчылып та көтәсең. Көннәр уңай торырмы? Кортлары кай якларга очарлар да, нинди асыл чәчәкләргә кунарлар? Афәтләргә очрамаслармы?
-
Төзек мәктәп – авыл терәге
Без романтик гүзәллекне бик ерактагы иксез-чиксез диңгез буйларыннан, биек таулардан, шаккатыргыч риваятьләр сакланган чит кыйтгадагы кала һәм салалардан эзләргә күнеккәнбез. Ә бит якындагы матурлыкка күзләребезне тутырып багарга вакытыбыз да, игътибарыбыз да җитми түгелме?.. Табигатьнең иң гүзәл бер почмагында урнашкан Яңа Бүләк авылы үзенең шаулап утырган урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, җәйрәп яткан күлләре белән һәркемне әсир итә алырлык олуг көчкә ия.
-
Газета бүләк иттеләр
Районда изге күңелле һәм ярдәмчел кешеләр күп. Иштирәк авылыннан шәхси эшмәкәр Егор Демидов, мәсәлән, ел саен ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга «Якты юл» газетасын бүләк итә.