21 октябрь 2011 яңалыклары
-
26 октябрьдә район Советының җиденче утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Россия Федерациясенең алтынчы чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар билгеләүгә тәкъдимнәр турында. 2. Төрлесеннән. Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Хезмәтләре бәяләнде
Нәтиҗәле хезмәтләре, икътисадый һәм финанс эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары өчен җаваплылыгы чикләнгән "Тукайагрохимсервис" җәмгыяте директорының икътисад буенча урынбасары - җәмгыятьнең баш бухгалтеры Якуб Гайнетдин улы Гыйльметдиновка, җаваплылыгы чикләнгән "Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең баш бухгалтеры Илсур Әхмәдулла улы Сафинга "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән маклаулы исем бирелде.
-
Эшмәкәрләрне кабул итү
2 ноябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында (Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 116 бүлмә) ТР Инвестицион үсеш агентлыгы гражданнарны видеорежимда кабул итә. Катнашу турындагы гаризаны һәм кызыксындырган сорауларны муниципаль районның икътисад бүлегенә 70-11-44, 71-32-96 телефоннары аша яки tukay.econom@mail.ru электрон адресына хәбәр итәргә кирәк.
-
Түләмәсәң, штраф икеләтә арта
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бу чорда 20 утырыш үткәрелгән. Аларда 161 административ эш каралды. Шул исәптән ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен 81 материал, комендант сәгатен бозган өчен - 34, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен - 29, яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарткан өчен - 6,...
-
Һөнәрләр үзләштерәләр
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 10 октябрьдән декрет ялында утырган хатын-кызлар өчен түләүсез курслар оештырды. Бүгенге көндә 15 әни 1 С программасы буенча хисапчы һөнәрен үзләштерә, ә 15е "В" категориясе буенча машина йөртү таныклыгы алырга әзерләнә. Бу укулар федераль бюджет хисабыннан башкарыла, дип хәбәр итте безгә район буенча мәшгульлек үзәге башлыгы...
-
Мәләкәстә – «Олы Пакрау»
14 октябрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Олы Пакрау" бәйрәменә дип, ямь өстенә ямь өстәп, башкалабыз Казаннан данлыклы "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле килде. Башкала кунакларын мәләкәслеләр пакрау күмәчләре, коймаклар белән тантаналы рәвештә каршы алдылар. Бәйрәмдә Тукай муниципаль районы аппарат башлыгы җитәкчесе Ә. Наврозова, Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы М. Мифодеев та...
-
Киләсе ел өчен – бүгеннән
Хуҗалыкларда кыр эшләре төгәлләнеп килә. Азык культураларын урып-җыю техникасы, комбайннар, тагылма машиналар, машина-трактор паркына кайтты.
-
Бикләнлеләр туңга сөрүдә өлгер эшлиләр
Район басуларында тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Урып-җыелган җирләрне туңга сөреп, киләсе ел уңышына нигез сала бүген игенче. "Биклән" җитештерү кооперативы механизаторлары да әлеге мөһим агрочараны өлгер темплар белән башкаралар. Бүгенге көнгә 3116 гектар сөрү җирләренең 2000 гектары инде эшкәртелгән.
-
Мәхәббәтсез яшәп булмый, диләр...
Ир белән хатын, бергә яши-яши, бер-берсенә охшап бетәләр, диләр. Биклән авылында туып-үсеп, гомерләре буена туган туфрактан аерылмаган Рәзинә һәм Сәүбән Сөләймановлар йөз чалымнары белән генә түгел, ә холыклары белән дә охшаш. Быелгы алтын көздә бу күркәм парның алтын туйлары.