21 май 2017 яңалыклары
-
Кыстыбый пешерәбез (рецепт)
Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен эреткән май белән майлап. Табынга кайнар килеш бирәләр. Кыстыбый...
-
Беренче урында – Тукай районының Бәтке авылы футболчылары
2002 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге үсмерләр Биклән һәм Кнәз мәктәпләре спорт мәйданчыкларында футбол буенча район беренчелегенә ярыштылар. Уеннарда 130дан артык баланы берләштергән 13 команда катнашты. Соңрак, 18 майда, Биклән авылында финал ярышлары узды. Анда беренче-икенче урыннарны алган Бәтке, Мәләкәс, Иске Абдул, Кече Шилнә мәктәпләре чакырылган иде. Төп хөкемдарлыкны Ринат...
-
Тукай районы Биклән авылы ветераннары спорт ярышларында үз-үзләрен дә сынады, уйнап-биеп, җырлап та кайтты
Мәңге картаюны белмәүче Биклән авылы ветераннары Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында район ветераннары арасында спорт ярышлары уза дигәч, ике дә уйламый юлга кузгалдылар. Ялындырып торучы да, юл газабын уйлап торучы да юк. Илдус Абдуллин гармунын үзе белән алды исә, аларны яңгыр да, кар да, боз да куркытмый, җырлый-җырлый эх дигәнче...
-
Терлекләрне дәвалауда аның үзе генә белгән алымнары бар
Соңгы елларда ветеринария табибларын авыл җиренә эшкә тарту шактый кыен проблема. Кемдер маллар белән эшләүдән, пычранудан курка, кемдер хезмәт хакы аз булганга укыган һөнәре буенча эшләүне кирәк тапмый. «Ветеринария институтын без дә 32 кеше тәмамлаган идек, бүген икебез генә мал табибы булып эшли», - ди «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесенең баш ветеринария...
-
Бәхетен туган җирендә тапты
Ветераннар белән очрашу вакытында район башлыгы Васил Хаҗиев кечкенә Казаклар авылының илебезгә ике мәһабәт каһарман егет үстереп бирүе белән горурлануын әйтте. Кемнәр икән алар? Берсе - Ватан сугышында зур батырлык күрсәтеп һәлак булган Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәрипов булса, икенчесе - илнең гигант төзелеше КамАЗда югары хезмәт җитештерүчәнлегенә...
-
Гөбәдия пешерәбез (рецепт)
Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр каплыйлар, кырыйларын табадагы камыр чите белән сырлап, чеметеп ябыштыралар....
-
Тукай районы Кнәз авылында урнашкан «Патриот» музеена экскурсия белән бардылар
Халыкара музейлар көнендә Тукай районы Кнәз авылында урнашкан «Патриот» хәрби дан музеена экскурсия белән «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардиячеләр»е килде. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны музей һәм анда булган төрле-төрле экспонатлар белән таныштырды, дип хәбәр итә безгә даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.
-
Тукай районы Яңа поселогында сугыш чоры балалары очрашты
Җиңү бәйрәме алдыннан уздырган бәйрәмгә без махсус сугыш чоры балаларын чакырдык, дип яза безгә Яңа поселогыннан Гөлчәчәк Ибраһимова. Әлеге чараны «Нур» ветераннар клубы оештырды. Бәйрәмгә барысы 40лап кеше җыелды. Очрашу өч сәгатькә якын барса да, ул беребезне дә ялыктырмады. Барыбыз бер яшьтәгеләр, сөйләшер сүзләребез дә күп булды. Сугыш чоры балаларының...
-
Тәмләп чәй эчәбез
Чәй өчен яңа гына алып кайткан яки агызган су әйбәт. Аннан ят ис килмәскә һәм ул бик каты булмаска тиеш. Икенче тапкыр кайнаткан суда чәй тәмле пешми. Гадәттә чәй пешерү өчен фарфор чәйнек кулланалар, анда аның төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була. Суны кайнатып чыгаргач, чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар...
-
Тукай районы Күзкәй авылында ветеран-журналистны һөнәри бәйрәм белән җылы тәбрикләделәр
Тукай районы Күзкәй авылында 54 ел гомерен матбугатка багышлаган ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Нәбиуллинаны һөнәри бәйрәме белән котладылар. "Һәрвакыт шулай яшь кал, иҗатың белән безне сөендереп яшә!" - дип яза безгә Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.