Жырлый-жырлый эшлиләр
Тукай районында барлык оешмалар, авыл җирлекләре Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертергә тырыша. Күп кенә битараф булмаган халык махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы суза. Кемдер оекбашлар һәм бияләйләр бәйли, кемдер өй токмачы һәм аш өчен башкасын әзерли, кемдер блиндаж шәмнәрен ясый.