Асыл җепләр белән сөлге чиктем...
Боерган авылында яшәүче Бибинур Тимергали кызы Хәмәтова йөрәк хисен сала чигешләргә. Кулына энә-җеп тотарлык булгач та, кызчык чигәргә өйрәнә. Балаларына бирнә малы итеп йон җепләрдән палас, келәм-япмалар суккан Маһигөл апа Бибинурда кул эшенә карата кызыксыну тәрбияли.