Татарстанда ел башыннан 650 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Быелның тугыз ае эчендә Татарстанда 650 671 өлкән кеше диспансеризация үткән, бу – планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы ук чорда 211 526 кеше профилактик медицина тикшерүе узган (планлаштырылганның 147,3 проценты).