Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар, райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек китерә.