Бердәм дәрес
Круглое Поле урта мәктәбендә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән темага бердәм дәрес узды. Ул балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, катлаулы хәлләрне мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыру һәм тәнкыйтьләү, төркемдә эшли белү сәләтен ныгыту, үз карашларын белдерү, дискуссия алып бару максатыннан үткәрелде.