«Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә
Агымдагы елның 9 аенда Тукай районы юлларында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше үлгән, Бу юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарның 23,7% тәшкил итә. Җәяүлеләрне күпчелек очракта бәрдерү тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, бу киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаганлыктан килеп чыга. Җәяүлеләр кичүендә район юлларында 314 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, анда 12 кеше һәлак булган һәм 313 кеше җәрәхәтләнгән һәм һәр 4 кешенең бәрдерелгән урында урам аша чыгу, юл йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.