Ярминкәләр дәвам итә
Районыбыз авыл җирлекләрендә оештырылган төбәк ярминкәләре халыкта аеруча яклау тапты. Яңа бистәсендә узган ярминкәдән соң, безнең якларда кайда, кайчан булачак, дип шалтыратулар шул хакта сөйли. Бу атада 8 октябрьдә ярминкә Бәтке авылында оештырыла, киләсе шимбә 15 октябрь көнне Новотроицкое авылында булачак.