Иң кулай көн кайчан икәнлеген әйткәннәр
РУДН икътисади факультеты доценты Лариса Сорокина эштән китәргә теләгән Россия пенсионерларына моны айның соңгы көнендә эшләү яхшырак, чөнки картлык буенча түләүләр тизрәк индексацияләнәчәк, дип белдерде.
Сорокина сүзләренчә, эштән айның беренче көннәрендә киткәндә, эш бирүче бер ай тулысынча эшләнгән дип исәпләячәк, димәк, пенсия индексацияләнмәячәк. Шуңа да пенсиягә китү өчен иң яхшы көн дип ул айның соңгы көнен атаган.