Туган җирнең тарихи һәйкәлләре
«Һәр сазлык кошы үзенең сазлыгын мактап сайрый», – дигән рус әйтеме күпләргә таныштыр. Безнең Татарстанда,Тукай районында да тәмләп сөйләрлек, кунакларга күрсәтерлек матур, тарихка бай урыннар, тарихи һәйкәлләр бар. Иганә елгасы гына да ни тора! Әлеге елга Сарман районының Петровка, Шыгай авыллары аша безнең райондагы Теләнче Тамак, Останково авыллары аша агып, Минзәлә районындагы Наратлы Кичү авылы янындагы Минзәлә елгасына коя. 1976 елда укытучыларыбыз Фалых абый белән Наилә апа безне, җиденче сыйныф укучыларын шул Наратлы Кичү авылына, елга тамагына алып барганнар иде. Иске су тегермәне янында, тарих фәненнән сабак укыткан Наилә апа элеккеге заманда крестьяннарның тормышы турында сөйләде. Ашлык төялгән олауларның шушы урында чират көтеп, учак яндырып утыручы абзыйларны шул сөйләгәннәрдән чыгып, күз алдына китерү кыен түгел иде.