Без – Төмәнне кайттык гөрләтеп
Тукай районы 30 июль көнне Төмән шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуенда мөхтәрәм кунак булып та, Татарстан данын яклап та, мәдәни яктан бизәп тә гөрләтеп бәйрәм үткәреп кайтты. Тукайлыларның алып килгән күчтәнәчләре, татар халкының милли ризыклары, рухи хәзинәсеннән Төмәннең үзеннән генә түгел, Себернең бик күп төбәкләреннән килгән килгән төрле халыклар “авыз итте”. Себер җирендә әле мондый күркәм Сабантуеның булганы юк иде, диделәр биредә яшәүчеләр.