«10 тиенгә сатып алган» тормыш иптәшем
13 яшьтә малай-шалайларның хисләре булу түгел, «йөрәкләре дә
типми», андыйларның борын аслары юеш, дигән булалар. Шулайдыр
шул! 1нче сентябрь көне. М.Вахитов исемендәге 2нче номерлы татар
мәктәбенә инде 6 класска укырга килгән көнем. Безнең Элеватор
тавыннан килгән классташларыбыз арасында таныш булмаган бер кыз басып тора иде. Аны күрүгә миңа әллә ничек һава җитмәгәндәй
булды, аяк астым чайкалгандай итте, күзләрем томаланды.