Туган авылым чишмәләре
Мин, Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, Тукай районының матур табигатьле,
чишмәләргә бай Калмия авылында туганмын. Хәзерге вакытта Калмия авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшлим. Туган илебезне, җиребезне,
авылыбызны яратырга өйрәндек. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән
таныштык. Без ел саен укытучыбыз белән бергәләп китапханәләр көнендә
чишмәләр буйлап сәяхәт иттәбез, чишмә яннарын чистартабыз, саф, шифалы суын
эчеп хәл алабыз.