Әгәр кара борча басса
Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде