Исереккә “диңгез тубыктан” , нәтиҗәсе аяныч
28 июнь көнне Сәмәкәй авылы янында юл- транспорт вакыйгасы булды. 1981 елда туган Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, Хуҗәмәт авылы ягыннан Иске Абдул юнәлешендә хәрәкәт итеп, исерек хәлдә юл хәрәкәте иминлеген кагыйдәсенең 2.7, 9.1, 10.1 бүлекләрендә күрсәтелгән таләпләрне боза, тизлекне тиешледән арттыра, каршы юл полосасына чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә.