Аллаһның китапларына ышану
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 286 нчы аятендә: «Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббысыннан иңгән нәрсәгә ышандылар. Алар барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә иман китерделәр», – ди. Мөселманнар, барлык иманлы инсаннар Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләргә иңдерелгән илаһи китапларга ышаналар. Ошбу вәгазь – Аллаһның китапларына ышану хакында.