Очрашыйк, әле сыйныфташлар!
Кеше гомере шундый тиз үтә икән, сизмичә дә каласың. Еллар үткәч барысын да искә алып, уйланып утырасың икән. Быел 2022 елда Минзәлә районына кергән Хуҗәмәт авылы мәктәбен тәмамлаганыма да илле ел булган икән бит! Анда хәзер безнең Тукай районына кергән Сәмәкәй, Сәет, Оргыды, Күгәш, Мерәс, Торнаташ, Иске Абдул, Иректаң авылы балалары йөреп укыдылар. Урта мәктәп безнең авылларга иң якыны Хуҗамәттә иде.