Ислам турында уйдырмалар
1-нче уйдырма. “Ислам мирас мәсьәләләрендә хатын-кызларның хокукларын чикли”
Ислам хатын-кызларның хокукларын кыса, ирекләрен чикли, дип динебезне гаепләргә тырышучылар байтак. Мисал буларак алар мал-мөлкәтне бүлү һәм мирас мәсьәләләрен китерергә ашыга, чөнки исламда хатын-кызларга ир-атларның мирас өлешеннән яртысы бирелә. Әмма үзләрен “яклаучылар” дип атаучы адәмнәр хокук ул мөмкинлекләр кенә түгел, ә башкалар алдында билгеле бер бурычлар икәнлеген дә онытып җибәрә. Җенесләр тигезлеге өчен көрәш байрагы астында еш кына, кызганычка каршы, ир һәм хатын төшенчәләренең асыл мәгънәсен бозып күрсәтәләр, алар арасындагы аермалыкларны күрмәмешкә салышалар, хәтта ки аларга күтәрә алмастай хокуклар һәм бурычлар йөклиләр. Һәм иң мөһиме - шушы ялган яклаучылар Аллаһы Тәгаләнең һәр әмере олуг бер хикмәткә ия булуын аңламыйлар. Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.