Терроризмга каршы җыелыш
Тукай районының терроризмга каршы комиссиясе, Башкарма комитеты утырышлар залында, район территориясендә террористик куркынычларны булдырмау һәм профилактикалау буенча утырыш уздырды. Җыелышны Тукай муниципаль районы башлыгы, районның терроризмга каршы комиссиясе рәисе Фаил Камаев алып барды. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.