Каләмнәрдән нурлар тамып тора
Хәзерге минуты-сәгатье белән үзгәреп торган заманны мәгьлүматсыз күз алдына да китереп булмый. Газета-журналлар, радио-телевидение, интернент аша халык үзенә кирәкле һәм дә мөһим булган хәбәрләрне ала. Авылларда яшәүчеләргә район хәлләрен белеп тору зарур, үз җирлегеңдә булган вакыйгалар, яңалыклар кешегә сулар һава кебек кирәк. Тукай районының “Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы һәрвакыт үз укучылары таләпләренә җавап бирерлек язмалар әзерли, үзенең битләрендә район тормышын киң яктырта, заман белән бергә атлый.