Лаеклы бүләк
Тукай районының хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык төлек министры Марат Җәббаровның рәхмәт хаты белән Тукай районының Калинин исемендәге колхозында, аннары Ворошилов исемендәге совхозында, соңырак «Чаллы яшелчәсе» акционерлык җәмгыятендә зур көч куеп, зур уңышларга ирешкән, 2021 нче елга кадәр район ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләп, шуннан лаеклы ялга киткән Галимҗан Зарипов бүләкләнде.