Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтә
Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте. Заем финанславы, нигездә, әйләнештәге активларны тулыландыруга, коммерцияле күчемсез милек, җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алуга юнәлдерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гарантия ярдәме үзмәшгуль гражданнар өчен дә ачык, алар поручительлек ярдәмендә 3,45 млн сум алдылар.