Горурланырлык кешебез бар
Бөек Җиңүнең 77 язын каршылаган көннәрдә "Гиндукуш" хәрби дан музеенда "Горурланырлык кешебез бар" дип аталган зур мәдәни чара узды. Тантана Бөек Ватан сугышы ветераны Диниев Миннехәмәт Бикмөхәммәт улының балаларына “Батырлык өчен” медален тапшыруга багышланган иде.