Ифтар ашлары – рамазан ае күрке
Ифтар ашлары – рамазан ае күрке, әрвахларыбызны хөрмәтләү, юмартлык, бердәмлек билгесе. 21 апрельдә Тукай муниципаль районы Башлыгы Фаил Мисбахович Камаев үз исеменнән Түбән Суыксу авылында ифтар ашын уздырды, биредә 100 кешегә мул табын әзерләнде.