Акты ташып, акты ярсып кар сулары
Быелгы яз җылы көннәре, яңгырлары белән кышын күпләп яуган карларны тиз арада эретә башлады. Шәһәр урамнары алардан артык зыян күрмәсә дә, республиканың төрле районнарында урнашкан авыллары, поселоклары халкы өчен язгы ташулар шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Кайдадыр машина юлларны юып алып китте, икенче бер урында җәяүлеләр юлына җәелде, авыл кешесе үзе өчен мөһим булган социаль объектларга барып җитә алмый интекте.