Һөнәрленең кулы алтын
Әти кеше, элгәреге чорда, шәһәргә яисә район үзәгендәге базарга, ярминкәгә барырга җыенса, хатын-кыз таифәсе төсле чигү җепләре – мулинә алып кайтуын сорый торган булган. Уңны сулдан аера белүгә кыз баланы энә-җеп белән эш итәргә өйрәтү – әни, әбиләрнең зирәклеген, хикмәт белән тормыш алып баруларын күрсәтә. Җиткән кызларның бирнә сандыгында таслап салынган чигүле урын-җир әйберләре, бигрәк тә мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, баш-башлары чигелгән сөлге-тастымаллар – затлы әйбер булу белән беррәттән кәләшнең уңганлыгын-булганлыгын дәлилләүче хәзинә дә булган.