Олы йөрәкле, киң күңелле
Гаиләдә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, гаиләдә ул беренче чиратта газиз әни. Гаиләнең абруе, балаларның киләчәге дә ана тәрбиясенә бәйле. Минем бүгенге язмамда кыенлыклар алдында югалып калмаучы, киң күңелле, олы йөрәкле, чая, тапкыр, шат күңелле, һичкайчан төшенкелеккә бирелмәүче уңган хатын-кыз, биш бала әнисе, 11 онык һәм 1 оныкчыгының яраткан әбисе Ризидә Гомәрова турында сөйлисем килә.