Җитәкчеләребез спорт ярата
«Акыллы булу өчен кешегә уйлау сәләте генә түгел, ә физик чыныгу да кирәк», – дигән бер акыл иясе. Әйе, юкка гына татар халык мәкале дә «Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дип әйтмидер. Җитәкчеләрнең кышкы спартакиадасы һәр елны районыбызда уза торган матур традициягә әйләнде. Спартакиадада район җитәкчеләре белән берлектә, бюджет һәм коммерция оешмалары һәм предприятиеләре директорлары, аларның урынбасарлары катнашты. Ярышларда 141 кеше биш спорт төрендә көч сынашты.