Юмартлык – савап
Безнең Боерган авыл җирлегендә барлыгы 215 ветеран, физик мөмкинлекләре чикләнгән 63 кеше бар. Без инвалидлар оешмасы җитәкчесе Филига Мингазова белән икәүләшеп шушы оешмаларның эшләрен алып барабыз. Алдан ук әйтеп куям: җирлектә уздырылган эш-гамәлләр, чаралар барлык учреждениеләр белән берлектә – мәчет, мәктәп, мәдәният йорты, шифаханә, социаль хезмәткәрләре катнашында, авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакованың хәер-фатихасы белән башкарыла. Без шулай ук район оешмалары – ЗАГС, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әмма язмамның максаты башкарган эшләребезне санау түгел, ә ветераннар һәм инвалидлар оешмасына һәрчак ярдәм итеп яшәгән шәхесләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерү .