Кар күп булса да, чистартырга тырышалар
Үткән ялларда кыш үзенең бар көчен, куәтен күрсәтте бугай. Бертуктаусыз буранлап яуган кар шәһәр һәм авыл урамнарын, машина юлларын берничә сәгатъ эчендә каплап бетерде. Хәер, дүшәмбе көнне дә, кичә дә явым-төшем туктап тормады. Ул гади кешеләргә генә түгел, торак-коммуналь хуҗалыгына да шактый кыенлыклар китерде.