«Кадерле әнием!»
28 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Якты юл» газетасы видеокотлаулар бәйгесен оештыра.
Әниләрегезгә багышланган теләкләр, җылы сүзләр, шигырьләр, җырларны видеога төшереп, WhatsApp аша 8-917-398-19-83 номеры буенча безгә җибәрегез. Аларны Инстаграм, ВКонтакте һәм рәсми сайтыбызга урнаштырырбыз. Җиңүчеләрне тавыш бирү буенча халык үзе сайлаячак. Аның өчен tukai-rt.ru сайтына кереп, ошаган видео астына йөрәк тамгасына басасы булачак.