Фермерларыбыз игътибарсыз калдырмый
Безнең Бордыбаш авылында гомер буе басуда тир түккән механизаторлар, фермаларда сыер сауган савымчылар яши. Хәзер инде җирлегебездә колхоз да юк. Шуңадырмы, без өлкәннәр берара үзебезне беркемгә дә кирәгебез калмаган шикелле тоя башлаган иде инде. Әлбәттә, бик борчылдык бу хәлләргә.
Аллага шөкер, соңгы елларда җирләребез эшкәртелә, җимерелеп беткән фермаларыбыз ремонтланды, заманча тавык фермасы төзелде. Бу уңай үзгәрешләр күңелгә өмет-ышаныч кертте.